Шыкмай авылында яшәүче Рәкыя Әхмәтвәли кызы Гайнетдиновага 5 октябрьдә 80 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Гомерең озын, мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, безне сөендереп, игелекле гомер кичерергә насыйп булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле картлык телибез. Аллаһы Тәгалә сине саулыктан аермасын, аяк-кулларың беркайчан да сызламасын. Якты өебезнең утлары сүнмәсен, Аллаһ биргән гомерне без - балаларыңның, оныкларыңның йөрәк җылысын тоеп, саулык-сәламәтлек белән, озак еллар яшәргә язсын.
Син бит, әни, изге фәрештәдәй,
Борчулардан безне саклыйсың.
Бүлешәсең һәрчак безнең белән
Күңел түреңдәге аклыгың.
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез
80 яшең тулганда.
Иң изге теләкләр белән кызың Фәридә,
киявең Наил, оныгың Резеда.
Безнең теләкләргә кода-кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев