Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сәрәпәле авылында яшәүче Мария Федоровна Зотовага 20 гыйнварда 80 яшь тулды.

21 января 2022, 08:01

344

0

0

Сәрәпәле авылында яшәүче Мария Федоровна Зотовага 20 гыйнварда 80 яшь тулды.

Сәрәпәле авылында яшәүче Мария Федоровна Зотовага 20 гыйнварда 80 яшь тулды.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Син без - балаларың, якыннарың өчен гомер буе җан атып яшисең. Күпне күргән, күпне кичергән мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә изгелек, миһербанлылык, нур бөркелеп тора. Сабыр, киң күңелле, мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел син. Синең тынгысыз йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган. Ходай сине саулыктан аермасын, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Әтиебез Николай Петрович белән әниебезнең бергә гаилә корып яши башлауларына 58 ел булды. Газиз кешеләребез, тигезлектә, балаларыгыз, оныкларыгызның бәхетенә куанып, аларның игелеген генә күреп, туган нигезебезнең утын сүндермичә, озын-озак яшәргә язсын. Туар таңнар сезгә сөенечләр генә алып килсен, кайгы-хәсрәт бусагабыздан атлап кермәсен. Йортыбыз һәрвакыт гөрләп, бүгенгедәй үзенә тартып торсын, исән-имин булыгыз.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыгызда булсын бәрәкәт.
Олы җаныгыз, изге күңелегез өчен
Барыбыздан сезгә зур рәхмәт!
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Тамара,
Николай-Евдокия, оныкларыгыз Руслан-Алина,
Александр-Алина, Ринат-Регина,
оныкчыкларыгыз Кәрим, Матвей, Камил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев