Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Суык-Чишмә авылында гомер итүче Закирҗан Габделхак улы Тимеркәевка 11 февральдә 55 яшь тула.

11 февраля 2018, 08:00

1003

0

0

Суык-Чишмә авылында гомер итүче Закирҗан Габделхак улы   Тимеркәевка 11 февральдә 55 яшь тула.

адерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине ихлас күңелебездән матур бәйрәмең белән котлыйбыз.  Син тыйнак,  тырыш, кешелекле, сабыр, изге күңелле кеше. Син гомерең буе безнең өчен, безне бәхетле итү өчен тырышасың, рәхмәт сиңа изге күңелле, тынгысыз җаныбыз. Әниебез белән татулыкта, бер-берегезне хөрмәт итеп гомер кичерәсез. Өебез һәрчак ямьле,  ризыклы булсын. Балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, озак еллар тигез гомер итәргә язсын. Киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик сөенечкә төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Иң изге теләкләр белән  тормыш иптәшең Рәсимә, улларың Илназ, Рушан, Руслан, киленнәрең Ирина, Ләйсән, Рәйсә, оныкларың Элина,
Рамина, Руфина, Самир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев