Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Суык-Чишмә авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Айрат Махиян улы Гомәровка 14 сентябрьдә 55 яшь тула.

16 сентября 2022, 08:19

216

0

0

Суык-Чишмә авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Айрат Махиян  улы Гомәровка 14 сентябрьдә 55 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Гаиләбезне, балаларны җил-яңгырдан саклаучы, ныклы терәк була белүче әти, ышанычлы тормыш юлдашы син. Эш сөючән, тырыш, гадел булуың һәрберебезгә өлге. Җан җылың белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшисең. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, бер-беребезгә ышанычлы терәк-таяныч булып гомер кичерсәк иде. Көннәребез бүгенгедәй матур, бәрәкәтле булсын. Саулыкта, муллыкта гомер кичерергә, балалар, оныклар бәхетенә төренеп тагын озак еллар яшәргә язсын.
Бу юбилей  әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Үткәннәргә үкенмәслек итеп
Яшәгәнсең – күпләр соклана.
Муллык, бәхет юлдаш булсын һәрчак
Яшәгәндә якты дөньяда.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың-киленнәрең, оныкларың.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев