Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сәвәләй авылында яшәүче Иван Ильич Рябовка 16 мартта 70 яшь тулды.

18 марта 2021, 15:07

663

0

0

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Без - балаларыңны җил-яңгырдан яклаучы, язмыш санаулары алдында ныклы терәк була белүче әти, ышанычлы тормыш юлдашы, кадерле бабай син. Һәрвакыт эш сөючән, тырыш, гадел һәм тыйнаклыгың белән үрнәк булдың. Син – нигезебезнең тоткасы, өебезнең яме. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, без - балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, бәхет телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән кызларың Ирина, Гөлназ, улың Руслан, киявең  Артем, оныкларың Айрат, Алсу, Регина, 
Кирилл. 
Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев