Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сәвәләй авылында яшәүче Людмила Николаевна Лукинага 3 майда 55 яшь тула.

29 апреля 2020, 09:42

498

0

1

Кадерле, газиз кешебез, сине күркәм  юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Олы йөрәкле, киң  күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы, тормыш җилләре какканда ышык-ланыр, сыеныр учагыбыз син. Тәмле ашларың, якты йөзең, без дип янып-көеп яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Янәшәбездә безне кайгыртып яшәүче кешебез булу белән без чиксез бәхетле.  Кадерлебез, син  гомерең буе бер урында хезмәтеңне бөтен  йөрәк җылыңны биреп башкарасың. Тырыш, уңган-булган,  яхшы тормыш иптәше, яхшы әни дә,  сөекле әби дә син.  Киләчәктә дә тормышны яратып, әтиебез белән  шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канатлар булып озак яшәсәгез иде. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балалар, оныклар игелеген күреп, аларга куанып, имин тормышта яшәргә насыйп булсын.  Һәрвакытта да шулай шат һәм көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Тагын бик күп юбилейларыңны үткәрергә язсын әле. Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш  булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән кызларың Юлия, Марта, улың Максим, киявең Яков, киленең Ирина, оныкларың Виктория, Арсений, Арина. Безнең теләкләргә әтиебез дә
кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев