Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сәвәләй авылында яшәүче Пелагея Герасимовна Московага 10 декабрьдә 85 яшь тула.

10 декабря 2021, 08:00

209

0

0

Сәвәләй авылында яшәүче Пелагея Герасимовна Московага 10 декабрьдә 85 яшь тула.

Сәвәләй авылында яшәүче Пелагея Герасимовна Московага 10 декабрьдә 85 яшь тула.
Яраткан әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән зур шатлыклы бәйрәмең – юбилеең белән котлыйбыз. Син – безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Олы яшьтә булуыңа карамастан, һаман да безнең тормышыбызны мул итү өчен тырышасың. Син без – балаларың өчен ныклы терәк. Мең рәхмәт әйтеп, синең алда башыбызны иябез. Әле озак еллар синең йөрәк җылысын һәм шифалы сулышыңны тоеп яшәргә язсын иде. Балаларың, оныкларың, оныкчыкларыңның шатлык-куанычларына күмелеп яшәргә язсын.
Куанычлар гына алып килсен
85 яшең – күркәм бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык изгелекләр бәйләмен.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Гаиләдә булсын бөтенлек.
Без телибаз сиңа чын күңелдән
Озын гомер, бәхет, иминлек.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев