Сәвәләй авылында яшәүче Светлана Ивановна Московага 20 февральдә 50 яшь тула.
Сәвәләй авылында яшәүче Светлана Ивановна Московага бүген - 20 февральдә 50 яшь тула.
Кадерлебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. Балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, туганнарың янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Бөтен гомереңне, көчеңне балаларга белем бирүгә багышлап, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.
Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Кайгы-борчу сезнең йортны читләтеп узсын, тормыш касәң бәхет белән тулып торсын.
Бәхетләрдән генә торган
Гомер язсын үзеңә.
Ак гөлләргә төренеп килсен
Гомереңнең көзе дә.
Бәхеттә дә, шатлыкта да кеше,
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Иң изге теләкләр белән туганнарың, әниең, балаларың Аркадий, Богдан, киленең Аделя, оныгың Айден, тутаң Роза, җизнәң Владимир, Наталья һәм Александр.
Нет комментариев