Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Сәвәләй авылында яшәүче Валентина Степановна Кармантаевага 4 февральдә 55 яшь тула.

02 февраля 2018, 09:25

1031

0

0

Сәвәләй авылында яшәүче Валентина Степановна Кармантаевага 4 февральдә 55 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән матур бәйрәмең – олы юбилеең белән котлыйбыз. Бөтен кешене дә шатландырып ел да туган көннәр килеп тора. Ә синең бүгенге туган көнең  бигрәк тә куанычлы. Хезмәт баскычының иң югарысына менеп билгә таяна, уңышларга куана торганы. Сиңа гомер буе тырышкан хезмәтеңнең әҗерен күрергә язсын. Син якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тормышны яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәтләп яшисең. Гел шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булып кал. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен,  туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Алдагы көннәреңдә дә бары  саулыкта, әтиебез белән тигезлектә, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, бәрәкәтле, имин тормышта яшәвеңне телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Күңелеңдә өмет сүнмәсен.
Бәхетле бул! Синең бәхетеңә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Бу юбилей  әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Александр, улларың Валерий, Василий, киленнәрең Айгөл, Резеда, оныкларың Регина, Данил,
Риана, Айсель, Ясминә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев