Сәвәләй авылында яшәүче Яков Михайлович Сабаевка 4 мартта 95 яшь тулды.
Әтиебез 18 яше тулганчы сугышка алынып, туган якка исән-сау кайту бәхете насыйп була аңа. Аннан соң инде сугыш җимерекләрен торгызуда алны-ялны белми хезмәт куя. Гомере буе колхозда бригадир булып эшләп, тынгысыз хезмәттә булды.
Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең – туган көнең белән котлыйбыз. Бүгенге көндә, әтиебез, син безгә зур терәк, синең алтынга тиң киңәшләрең дә, үзең дә бик кирәксең. Киләчәктә дә әниебез белән бергә йортыбызның сүнмәс нуры булып, без - балаларыгызны, онык һәм оныкчыкларыгызны сөендереп яшәгез әле. Сиңа ныклы сәламәтлек, имин көннәр, бәхетле һәм хәерле картлык телибез. Син безнең өчен һаман да үрнәк тормыш өлгесе. Без синнән үрнәк, көч алып яшибез.
Әтиле йорт – ныклы нигез,
Әти булу – зур терәк.
Әтиебез, сәламәт бул,
Син барыбызга кирәк.
Син бит безнең өчен җылы кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, картаюны белмә,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев