Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Таһирә Хәбип кызы Гыймадиевага 19 сентябрьдә 55 яшь тулды.

19 сентября 2019, 14:37

875

0

0

Мөслим районы Үрәзмәт авылында туып үскән кызны язмыш җилләре Зәй районы Чыбыклы авылына алып килгән. Бүгенге көндә алар әтиебез Вильнюс белән ипле тормыш итәләр.
Кадерле әниебез!
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Ихтирам белән кызың Ләйсән, киявең Илдар, улың Илдар, киленең Наилә, Гүзәл һәм Илдар; оныкларың: Әминә, Әмирхан, Нияз, Сәлим.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев