Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Түбән Биш авылында гомер итүче кадерле кешебез Олег Николаевич Максимовка 13 августта 70 яшь тула.

10 августа 2018, 09:44

788

0

0

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, туганыбыз,  сине ихлас күңелебездән матур бәйрәмең белән котлыйбыз.  Син тыйнак,  тырыш, кешелекле, изге күңелле кеше. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче якын кешебез булганга язмышка мең рәхмәтле без. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, балалар, хәзер инде оныкларың бәхетенә сөенеп яши беләсең. Киләчәк көннәрең өметле, куанычлы, имин булсын. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, әниебез белән тигезлектә  балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Иң изге теләкләр белән  тормыш иптәшең Вера, улларың Юрий, Валерий, киленнәрең
Ландыш, Ләйсән, оныкларың.
Бу теләкләргә барлык туганнарың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев