Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Түбән Биш авылында гомер итүче Минҗиһан Гыйльметдин кызы Вәлиәхмәтованың бу көннәрдә 70 яшьлек юбилее.

08 февраля 2019, 08:48

701

0

0

Тормыш яратучан, гадел, киң күңелле, ярдәмчел әниебезне юбилее белән ихластан котлап, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы телибез. Гаиләдә дә үрнәк әни, әби, кайгыртучан тормыш иптәше, уңган хуҗабикә  ул. Әниебез хәзер дә безнең акыллы киңәшчебез, терәгебез, өебезнең яме. Кайчан кайтсак та, якты йөзе, тәмле ризыклары белән каршы алып, кунак итеп, изге теләкләрдә, хәер-догада кала.  Әниебез, барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа. Киләчәктә дә балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, туганнарның җан җылысын, игътибарын тоеп, әтиебез белән хәерле озын-озак гомер итәргә язсын.
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә сине тәбрик итәсе.
Килә сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез син безнең
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
 Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, туганнарың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев