Түбән Биш авылында гомер итүче Минҗиһан Гыйльметдин кызы Вәлиәхмәтовага 2 февральдә 70 яшь тула.
Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең – матур юбилеең белән котлыйбыз. Син тирә-юньгә кояш нурлары кебек үзеңнең күңел җылыңны таратасың, һәр кешегә җаен табып, күңелен юатасың. Гомер юлыбызда таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син. Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын дип, балаларың өчен җан атып яшисең. Әтиебез белән 51 ел тату, үрнәк гаилә булып гомер итәсез. Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, әтиебез белән балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп, озын-озак яшәргә язсын иде! Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Сиңа бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, сәламәтлек телибез. Синең йөзеңдәге бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Гомернең язлары, җәйләре сизелмәгән кебек, көзләрнең дә һәр мизгеле тансык, шатлык-куанычларга бай булсын.
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Терәк булып безнең иңнәргә
Пар канатлар булып әти белән
Талмый атла гомер үренә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, туганнарың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев