Түбән Биш авылында гомер кичерүче Расих Рәсим улы Шиһабетдиновка 30 сентябрьдә 50 яшь тула

Кадерле тормыш иптәшем, әтием, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Гаилә нигезебезнең тоткасы да, яклаучысы да, саклаучысы да син. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуың барыбыз өчен дә матур өлге. Тынгысыз йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган. Кадерлебез, һәрчак шулай көчле ихтыярлы, сау-сәламәт булып гомер ит. Киләчәктә дә тигезлектә, сәламәтлектә, алтын киңәшләреңне биреп, нигезебез хуҗасы булып яшәсәң иде. Тормыш юлың мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, озын-озак гомер кичерергә насыйп итсен.
Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын
Безнең тату, бердәм ояга.
Пар канатлы булып тигез яшик,
Бәхет-шатлык татып дөньяда.
Авырлыклар инде артта калды,
Җиңеп бардык һәрбер киртәне.
Бәхет, шатлык һәм куаныч белән
Каршылыйк без һәрбер иртәне.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлнара, улың Рөстәм. Бу теләкләргә әниең һәм әбиең дә кушыла.
Нет комментариев