Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Түбән Биш авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Рамилә Исмәгыйль кызы ИСКӘНДӘРОВАГА 9 но-ябрьдә 55 яшь тула.

10 ноября 2017, 08:23

1260

0

0

Түбән Биш авылында  туып үсеп, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Рамилә  Исмәгыйль кызы   ИСКӘНДӘРОВАГА  9 но-ябрьдә 55 яшь тула.

Кадерле кешебез, кыз туганыбыз, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Синең әле акыл, зиһен туп-лап, күңел байлыгыңны башкалар белән уртаклашып яши торган гүзәл чорың. Син моңа лаеклы килдең. Тормыш иптәшеңне югалту кайгысын да татар хатын-кызларына хас сабырлык белән кичерә алдың. Бер ул, ике кыз үстереп, аларга югары белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга, максат-хыялларын чынга ашырырга булыштың, башлы-күзле иттең. Син әле дә аларга терәк, киңәшче, яшәү чыганагы. Тәмле ашларың белән каршы алып, изге догалар белән хәерле эш-гамәлләр теләп озатып каласың. Шулай киң күңелле, мөлаем, тормыш яратучан бул. Алга таба да иман байлыгы, са-бырлык ташламасын үзеңне. Балаларың, оныкларыңның бары шатлыклы хәбәрләрен ишетеп, аларның уңышларына куанып, туганнарыңның җан җылысын тоеп, һәрвакыт үзеңнең кирәклегеңне, кадерле икәнеңне тоеп яшә. Һәр мизгел сиңа шатлык кына алып килсен. Без – туганнар. Безне җаннар түгел, Каннар тартып бәйли үзенә. Туганлыкны саклап, хакын хаклап Атлыйк бергә гомер үренә. Бәхеттә дә, кайгыда да кеше Туганына килеп сыена. Исәнлектән аермасын Ходай, Бергә булыйк гомер буена. Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев