Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Түбән Биш авылында яшәүче Галина Владимировна Насретдиновага 20 июньдә 60 яшь тулды.

20 июня 2019, 15:29

721

0

3

Газиз кешебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен  дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле кеше, өебезнең нуры, тормышыбызның яме, яшәү шатлыгы.  Син гомереңне укытучылык һөнәренә багышлап, озак еллар мәктәптә укучыларга белем һәм тәрбия бирдең. Син тырышлыгың белән башкаларга үрнәк, гадел, мәрхәмәтле. Ярдәмчел туган, уңган хуҗабикә, яраткан тормыш иптәше,  сөекле әни дә син.  Сиңа аяз күк йөзе, ак бәхетләр, сәламәтлек,  озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Ходай сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Хыял-өметләрең аклансын, уй-теләкләрең кабул булсын, һәр яңа көн бары тик сөенечле хәбәрләр генә алып килсен. Әтиебез белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга сөенеп, тормышның барлык рәхәтлекләрен күреп, муллыкта, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә насыйп булсын.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Бу юбилей  әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Иң изге теләкләр белән балаларың Динар-Ләйсән, Артур-Роза, Радик-Гөлназ, оныкларың Рәзил, Әмир, Язилә, тормыш иптәшең Дамир.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев