Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Түбән Биш авылында яшәүче кадерле кызыбыз, туганыбыз, 30 ел гомерен китапханәче һөнәренә багышлаган Лариса Николаевна Кузнецованың 13 гыйнварда туган көне.

13 января 2021, 08:56

424

0

5

Түбән  Биш авылында яшәүче кадерле кызыбыз, туганыбыз, 30 ел гомерен китапханәче һөнәренә багышлаган  Лариса Николаевна Кузнецованың 13 гыйнварда туган көне.

Кадерле, газиз кешебез, сине 50 яшьлек матур  юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Син - киң күңелле, олы йөрәкле, гаиләдә хөрмәтле, горурланырлык, асыл затларнын берсе. Һәрвакыт да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Сайламадың юлның 
                                  такырларын,
Елга агымына йөзмәдең.
Авырлыклар сине куркытмады,
Үз юлыңны үзең бизәдең.
Күпләр микән синең кебек
Изге җанлы, олы йөрәкле.
Без бит сине өзелеп яратабыз,
Син бит безгә бик тә кирәкле.
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, хөрмәт итеп бертуганнарың һәм әниең.
 

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев