Түбән Биш авылында яшәүче сөекле әниебез, дәү әниебез Нина Ивановна Кудряшова бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
рберебез өчен дә иң кадерле, иң якын кешебез син безнең! Ел арты ел үтә торгач, син дә 60 яшеңә килеп җиттең. Яшең арткан саен ул сине олыгайтмый, киресенчә, нурлы йөзең сөйкемләнә генә бара. Ә күңел матурлыгың турында әйтәсе дә юк. Ул чип-чиста, саф чишмә суыдай мәрхәмәтлелек ташып тора аннан. Үзең изге йөрәкле, киң күңелле булгач, оныкларың да сине бик ярата, хөрмәт итә, әбиебез дип кенә торалар. Әниле нигез – бәхетле йорт, дип белмичә генә әйтмиләр икән. Без дә туган нигезебезгә кайтып йөрүебез белән бәхетле. Әни булганга өебез тәрәзәләре нурлы, өстәлләребез мул, сыйлы. Әни, матур сыйфатларың бик күп, аларны санап бетерерлек түгел. Кешелекле, киң күңелле, сабыр, аңлаучан, һәрберебезгә ихтирамлы булганың, барыбызны тигез күргәнең, оныкларыңа, безгә биргән мәхәббәт-назың, тәрбияң, елмаеп, тәмле кайнар ашлар, мул табын белән каршы алуың, безгә булган игътибарың өчен мең рәхмәт әйтәбез сиңа! Тормышыбызга ямь өстәп, һәрберебезнең күңел җылысын тоеп, киләчәктә дә рәхәтлектә яшәвеңне телибез.
Озын булсын гомерең,
Тыныч булсын hәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Кояш кебек тормышыңа
Ак бәхетләр килсен күренеп,
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,
Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.
Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,
Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев