Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылында туып үсеп, бүгенге көндә Куш-Елга авылында гомер итүче тыл ветераны, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышлаган педагогик хезмәт ветераны Фәүзия Сабит кызы Мөхәммәтшинаның 25 апрельдә туган көне.

24 апреля 2020, 08:30

532

0

4

Киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле әнкәебезгә 90 яшь тула. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь.  
Кадерле әнкәебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бик бәхетле яшәвеңне телибез! Безнең өчен син – дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә белмичә рәнҗеткән өчен гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлың тыныч булсын, кабат кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып,  яшә әле син. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәй! Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине барлык балаларың, оныкларың исеменнән  бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Калган балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Без сине, әнкәй,  яратабыз, яратачакбыз, яратырбыз!
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен hәрчак кирәк син.
Ал син бездән тәбрикләү сүзен –
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тормыш белән гел шат яшәү,
Озын гомер – безнең теләкләр.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, озак яшә,
Бәхет, шатлык белән гомер ит.
Чәчәкләргә кояш ничек кирәк -
Син дә безгә шулай кирәк бит.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың,оныкчыкларың исеменнән кызың Рәисә, киявең Флүз, оныкларың Рәмзил, Дилүс.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев