Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәйнең Мирный бистәсендә яшәүче Фәния Мәхмурый кызы Шәймәрдановага 15 августта 70 яшь тула.

12 августа 2022, 09:55

1294

0

0

Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәйнең Мирный бистәсендә яшәүче Фәния Мәхмурый кызы Шәймәрдановага 15 августта 70 яшь тула.

Кадерле әнкәебез, әбиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гомер юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды, син аларны уфтанмыйча күтәрә белдең. Яшәү рәвешең без - балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне дә ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Балалар-оныкларның шатлык-куанычларына күмелеп, озын-озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын.
 

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

 

Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың. Безнең теләкләргә
барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев