Түбән Кама районының Чаллыбашы авылында туып үсеп, бүгенге көндә Югары Шепкә авылында яшәүче Зөлфия Миннеәхмәт кызы Мингалинага 5 августта 50 яшь тула.
Кадерлебез, сине чын күңелебездән матур бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Син без - балаларың, якыннарың өчен гомер буе җан атып яшисең. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, ярдәмчел, сабыр холык-лы син, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле булып кал. Синең тынгысыз йөрәгеңә барыбызның да шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре сыйган. Ходай сине саулыктан аермасын, теләгән изге теләкләрең фәрештәләр ярдәме белән чынга ашсыннар. Син безнең җылы кояшыбыз, гел шулай балкып яшә, бик кирәк син безгә. Киләчәктә дә бергәләшеп, бәла-каза күрмичә, сау-сәламәт булып, яңадан-яңа шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы белән, туганнарың янында, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, тазалыкта-байлыкта озын-озак итеп, бәхетле гомер кичерергә язсын. Өстәлең һәрвакыт мул, җаның тыныч, күңелең күтәренке булсын.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән каенанаң Гасимә, кызларың Ләйсән, Сөмбел, улың Рузил, оныкларың Резедә, Рамазан, дустың Миләүшә.
Нет комментариев