Түбән Биш авылында яшәүче Рәмзия Шамилҗан кызы Сәгытдинова 85 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

17 сентябрьдә бөтен гомерен, хезмәт юлын халык сәламәтлеген саклауга багышлаган, үз-үзен аямыйча, бар көчен, тырышлыгын куеп, кешеләргә хезмәт иткән Түбән Биш авылында яшәүче Рәмзия Шамилҗан кызы Сәгытдинова 85 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Яшьли сайлаган һөнәренә тугры калып, гомер буе әлеге өлкәдә хезмәт куйган Рәмзия апаның районыбызда абруе бик зур. Ул - хезмәт ветераны. Эш стажы – 45 ел. Шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар кичергәндер. Инде күптән хаклы ялда булуына карамастан, ул бүген дә ачык йөзле, һәр нәрсәгә сокланып, тормыштан ямь табып яши.
Хөрмәтле Рәмзия Шамилҗановна, олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Тырыш, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз нык-лы, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән, бәрәкәтле, имин тормышта бәхетле гомер итегез.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Хөрмәт белән район үзәк дәваханәсе коллективы һәм ветераннар советы.
Нет комментариев