Туган көнегез белән! Иске Зәй бистәсендә яшәүче Екатерина Прокофьевна ЛОБАШЕВАның 23 сентябрьдә туган көне.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле!
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим, дип, дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хатын – кыз бу чорда алдын – артын уйлап акыл белән эш итә, җиде кат үлчәп бер кат кисә.
55 ел элек Сарман районының Нарат-асты авылында ишле гаиләдә матур көз аенда Екатерина исемле бала дөньяга аваз сала. 10нчы сыйныфны тәмамлау белән, шушы авылның егете Геннадийга кияүгә чыга. Берсеннән-берсе тырыш, итагатьле 3 бала тәрбияләп үстерә алар.Хәзерге көндә 3се дә төрле тармакта җаваплы вазифа башкаралар. Уллары Сергей нефтьче булса, Алексей - Түбән Кама шәһәренең мәгариф өлкәсендә, кызлары Вероника сәүдә тармагында хезмәт итә. Хәл белергә кайткан оныкларына да Катя күршем нык таяныч: ачык йөзе белән каршы ала, эшкә өйрәтә.Үтә тырыш,кешелекле,һәрвакытта ярдәм кулын суза күршем.
Иске Зәй бистәсендә яшәүче Екатерина Прокофьевна ЛОБАШЕВАның 23 сентябрьдә туган көне. Кадерле күршем Катя !Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. Сиңа ны к сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаил әшатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысынтоеп, игелекләренкүреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көнбәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Сине хөрмәт итеп күршең Мәүлүзә.
.
Нет комментариев