Тумышы белән Сәвәләй авылыннан, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Ирина Михайловна Виноградованың 12 июньдә олы бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Тумышы белән Сәвәләй авылыннан, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче туганыбыз, сеңлем Ирина Михайловна Виноградованың 12 июньдә олы бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.
Кадерле Ирина, сине ихлас күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Синең күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора. Тормыштагы шатлык-борчуларны уртаклашып яшәрлек, төпле киңәшләрен бирүче киң күңелле, мәрхәмәтле, ачык йөзле туганыбыз син. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыгызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. Гомерең борчуларсыз, имин узсын, һәр иртәдә көтелмәгән шатлык килсен, тигез тормышта балаларың, туганнарыңның ихтирамын тоеп яшәргә язсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән Оренбург өлкәсе
Северное районыннан абыең Николай,
җиңгәң Татиана Смирновлар.
Нет комментариев