Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН! Сарсаз-Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче Николай Ильич Макаровның 23 сентябрьдә туган көне.

21 сентября 2018, 13:26

815

0

1

Кадерле дәдәбез, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Олы йөрәкле, юмарт, киң күңелле, һәркемгә  ярдәмчел, сабыр холыклы син,  туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәтле булып, күркәм гомер кичерәсең. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып, сөенеп яши беләсең. Син гаилә һәм туган җанлы кеше. Һәрвакыт без – туганнарыңа йөзең ачык, ярдәм итәргә торасың. Нина җиңгәбез белән сине балаларыбыз да көтеп алалар, яраталар, сезне үз итеп, дәү папа, дәү мама, дип йөртәләр. Матур сыйфатларың өчен без якыннарың гына түгел, күпләр хөрмәт итә үзеңне.  Барысы өчен дә рәхмәт сиңа. Тормышыгыз бөтен, гаиләгез тату булсын, туганнар белән һәрвакыт аралашып, безнең күңелләргә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып яшә әле. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыгызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Сиңа шатлык-куанычлар, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Нина җиңгәбез белән балалрыңа куанып, тигезлектә гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга язсын.

Сәламәт бул дибез, чын күңелдән

Һәм телибез озын гомер, иминлек,

Көннәрең һәрчак матур булсын,

Һәр мизгеле үтсен сөенеп.

Гомер юлың озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең.

Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син.
Алда сине тыныч картлык көтсен,
Гел шатланып яшә дөньяда.
Без бәхетле – таянырлык кеше,
Кадерлебез, тик син булганга.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән энең Геннадий, киленең Светлана, балалар. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев