Урта Баграж авылында гомер итүче Алексей Федорович Кузьминга 3 мартта 75 яшь тула.

Кадерле әтиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың, хезмәткә, тырышлыкка өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Безнең һәрберебез өчен борчылып, сөенеп яшисең, һәрвакыт ярдәм итеп торучыбыз син. Туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен мең рәхмәт сиңа. Син балаларың, оныкларың өчен дә үрнәк. Туган йортыбыз һәрвакыт ризыклы булсын, балалар-оныклар игелеген күреп, яраткан әниебез белән бер-берегезгә куаныч-терәк булып, тигезлектә, озын-озак гомер итәргә язсын. Бәхетле, матур картлык, җан тынычлыгы, сәламәтлек, сөенечле гомерләр телибез.
Бүген синең юбилеең, әти!
75 яшь — Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.
Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.
75 яшь ул ирләр өчен
Картлык чорының якты язлары.
Әле алда шаулап торган мизгел,
Оныкларның күңел назлары.
Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы насыйп булсын
Картлыгыңның якты язында.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә
әниебез дә кушыла.
Нет комментариев