Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Урта Баграж авылында гомер итүче Анна Семеновна Шигаеваның бу көннәрдә олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее.

18 апреля 2019, 15:52

799

0

1

Безнең өчен бик кадерле, газизләрдән-газиз кешебез,  син чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.  Әниебез,  һәрчак олы җанлы, киң күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел булдың. Безне, алты балагызны, әтиебез белән бергәләп кадерләп үстердегез, аякка бастырып, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Туган нигезебезгә кайтканда кочагыгызны җәеп каршы аласыз. Оныкларыңа ягымлы, кадерле әби дә  син. Аларның һәрберсен алдыңа алып, матур теләкләреңне теләп сөясең. Синдәй әни булу - безнең өчен олы бәхет. Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, сәламәт булып, тормыштан тәм табып, әтиебез белән бергә имин тормышта балалар, оныклар, оныкчыклар бәхетенә сөенеп, бүгенгедәй безне матур итеп каршы алып,  озын-озак гомер итәргә язсын. Алда сине хәерле гомерләр көтсен.
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,   
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт!   
Без бәхетле, бик тә бәхетле
Әти-әни исән булганда.
Туып-үскән газиз нигездә
Безне һәрчак көтеп торганга.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев