Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Урта Баграж авылында гомер итүче кадерле әниебез, сөекле тормыш иптәшем Зинаида Александровна Утяганованың 8 июльдә олы бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.

06 июля 2018, 08:24

856

0

0

Урта Баграж авылында гомер итүче кадерле әниебез, сөекле тормыш иптәшем Зинаида Александровна Утяганованың  8 июльдә олы бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.

Газизебез, бердәнберебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле, иң кадерле кеше. Шушы якты дөньяда синең барлыгың белән без бик бәхетле. Синең ягымлы җылы елмаюың җанга сихәт бирә, әйткән киңәшләрең, назлы сүзләрең тормыш киртәләрен үтәргә ярдәм итә. Син безнең ышанычыбыз, таянычыбыз, тормыш өлгебез. Кирәк вакытта иркәлисең дә, вакытында кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Шуның өчен дә зур рәхмәт сиңа! Туган нигезебезнең яме син, оныкларыңа да ягымлы әби.
Кадерлебез! Алдагы көннәрең дә тигезлектә, шатлыкта үтсен. Парлап, озын-озак гомер кичерергә язсын. Корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-куанычлар юлдаш булсын сиңа. Һәр туар таңга сөенеп, яшәү тәмен тоеп яшә. Без – балаларың, оныкларың, якыннарыңның изгелеген күреп, бер-беребезнең уңышларына сөенеп,  куаныч, терәк, ышаныч булып, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен!
Котлы булсын, әни, юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең   Валерий, балаларың Иван, Надежда, киявең Юра, киленең Надежда, оныкларың Тимофей, Анастасия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев