Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Урта Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Анатолий Алексеевич Кузьминга 15 гыйнварда 50 яшь тула.

15 января 2021, 08:32

617

0

0

Урта Баграж  авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче  Анатолий Алексеевич Кузьминга 15 гыйнварда 50 яшь тула.

Кадерле улыбыз, туганыбыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син барыбыз өчен дә бик игътибарлы, туган җанлы, сабыр, нечкә күңелле, тормыш сөючән, тырыш кеше, җиңең һәрвакыт сызганулы. Синең күңелеңнән игелек, нур, миһербанлылык бөркелеп тора. Алга таба да тормыш мәшәкатьләрен җиңә барып, сынмыйча-сыгылмыйча, Ходай  биргән һәр көнгә куанып яшәвеңне телибез. 
Тиздән киленебез, җиңгәбез Галина белән тормыш корып яшәвегезгә дә 25 ел була. Сез 25 ел элек үзегез кабызган учакны сүндерми матур итеп яши беләсез. Тәрбияләп үстергән балаларыгыз да  уңышлары белән сезне сөендереп торалар. Тазалык, бәхет-шатлыклардан торган куанычлы мул тормышта үстергән балаларыгызның кадерле кешеләре булып, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, эшегездә уңышларга ирешеп яшәргә язсын. Инде алга таба да куанычлы, кайгы-хәсрәтсез гомерләр телибез.
Бу юбилей  әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Иң изге теләкләр белән әти-әниегез, бертуганнарың 
Людмила, Михаил гаиләләре.
Шулай ук 18 гыйнварда оныгыбыз, сеңлебез Ангелина Анатольевна Кузьминаның да күркәм бәйрәме – аңа 20 яшь тула. Ангелина, сиңа алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, бәхет, безне гел сөендереп торуыңны, зур үрләр яулавыңны, теләкләреңнең тормышка ашуын телибез. Тормыш булгач, төрле чаклар булыр, авырлыклар, сынаулар  алдында каушап калма. Бүгенге кебек ышанычлы, ныклы  адымнар  белән алга бар. 
Телибез без сезгә олы бәхет,
Сөенечләрнең иң татлысын,
Сәламәтлекнең иң ныклысын,
Тормышның мул, тулы, затлысын!
Сине яратып әби-бабаң,  Людмила тутаң, урсатаң Михаил гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев