Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Урта Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Иске Зәй бистәсендә яшәүче Светлана Ефимовна Абрамовага 30 ноябрьдә 45 яшь тула.

29 ноября 2019, 08:31

950

0

0

Кадерле сеңлебез, сине чын күңелебездән матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Тормыштагы шатлык-борчуларны уртаклашып яшәрлек, һәрвакыт таяныч булырдай якын туганыбыз син. Матурлыкны да, күңел гүзәллеген дә, юмартлыкны да, сабырлыкны да кызганмаган синнән Ходай. Кунакчыл йортыгызда һәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, мул табын, якты йөз белән каршы аласың. Син уңган һәм акыллы, киң күңелле туганыбыз.  Без һәрчак дус-тату булып, туганлыкны саклап яшәдек, кыенлыкларны бергәләп кичердек. Барысы-барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа! Пар канатың Геннадий белән киләчәктә дә тормыштан тәм табып, сәламәтлектә, улыгыз һәм кызыгызга куанып, бәхеткә күмелеп яшәгез.  Сиңа исәнлек-саулык, күнел тынычлыгы, гаилә бәхете, шатлык-куанычлы көннәр телибез.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән дәдәң  Петр-җиңгәң Лариса. Безнең теләкләргә әниебез, Валерий-Лидия, балалар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев