Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Урта Баграж авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Елена Михайловна Петровага 20 гыйнварда 55 яшь тула.

17 января 2020, 09:11

478

0

0

Кадерле кызыбыз, туганыбыз, әниебез, сине чын күңелдән матур  юбилеең белән котлыйбыз. Син гомерең буе шәфкать туташы булып эшләп,  кешеләр сәламәтлеге сагында торасың. Шушы дәвердә синең шифалы кулларың аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәтлек биргәнсең.  Син ягымлы булуың, киң күңелле булуың, сабыр холкың белән кешеләр күңелләрен яулыйсың. Үз гомереңдә тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килде сиңа. Яшьли тол калып, ике кызыңны аякка бастырдың, белемле иттең. Синең киң күңелеңә дөнья матурлыгы, тормыш нуры сыйган. Киләчәктә балаларыңның игелеген күреп, оныкларың өчен сөенеп яшәвеңне телибез. Мәңге яшь күңелле, күтәренке рухлы булып кал. Алтын кулларың сызлауны белмәсен. Елларга баш бирмичә, имин яшәргә, бергә-бергә тату гомер кичерергә язсын.  Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез.  
Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Иң изге теләкләр белән әти-әниең,кызларың-кияүләрең, оныкларың, туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев