Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Урта Баграж авылында яшәүче Елена Степановна Кузьминага 6 февральдә 70 яшь тула.

06 февраля 2020, 08:25

486

0

0

Кадерле  тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Синең киң күңелеңә дөнья матурлыгы, тормыш нуры сыйган. Хезмәт һәм тормыш юлың сокланырлык синең. Туган йортыбызны  нурлы, матур итүче, һәрберебез ашкынып, сагынып кайтырлык җылы мохит тудыручы да син.  Әтиебезнең сабыр холыклы, киң күңелле гомер юлдашы, кайгыртучан әни, ә оныкларыңа тәмле ризыклар пешерүче, сагынып көтеп алучы, йөрәк җылысын юмарт бирүче әбиләре. Кыскасы, иң газиз кешебез син безнең. Гаиләбез учагы озак еллар барыбызны да җылытып, үзенең якты нурын сибеп торсын, Ходай аның бөтенлеген сакласын. Алга таба да шундый яшь күңелле, күтәренке рухлы булып кал. Әтиебез белән тигезлектә, балалар-оныкларның шатлык-куанычларына күмелеп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, озын-озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызың-киявең, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез, барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев