Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Урта Баграж авылында яшәүче Елизар Александрович Кузьминга 5 сентябрьдә 60 яшь тула.

03 сентября 2021, 07:50

642

0

3

Урта Баграж авылында яшәүче Елизар Александрович Кузьминга 5 сентябрьдә 60 яшь тула.

Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенге тигез тормышыбызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең гел уң булсын, йортыбызда нур балкып, шатлык-куаныч белән тулып торсын. Алдагы гомереңне дә күтәренке күңел белән, ныклы тормыш терәге, балаларыңның таянычы, оныкларыңның яраткан бабасы булып, бәхеттә үткәрергә язсын. Ныклы нигезебезнең уты беркайчан да сүнмәсен, пар канатлы булып, мул табынлы, бәрәкәтле тормышта озын-озак яшә әле. Тагын озак еллар күңел тынычлыгы белән, балалар, оныклар бәхетенә куанып, әниебез белән тигезлектә озын-озак гомер итәргә язсын. Гел шундый тормыш сөючән, көчле рухлы һәм яшь булып кал.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп
Яшәвеңне генә телибез.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мария, балаларың Олеся-Евгений, Александр-Гөлназ, Николай-Ирина, оныкларың Милана, Дима, Алена, Ратмир.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев