Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Урта Баграж авылында яшәүче Петр Ефимович Кузьмин 22 мартта 50 яшьлек олы юбилееен билгеләп үтте.

23 марта 2018, 10:27

933

0

0

Урта Баграж авылында яшәүче Петр Ефимович Кузьмин 22 мартта 50 яшьлек олы юбилееен билгеләп үтте.

Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәрлек, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче тормыш иптәшем, һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан әтиебез, бабабыз! Сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлап, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче якын кешебез булганга язмышка мең рәхмәтле без. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Киләчәктә дә киң күңелле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә тигезлектә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларың һәм оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барысын сыйдыручы зур йөрәк.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Без телибез сиңа һәрвакытта
Яшәү көче, бетмәс егәрлек.
Рухи ныклык бирсен Ходай
Гомер тауларына менәрлек.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең
Лариса, улың Вадим, киленең Юлия,
оныкларың Марк, Денис. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев