Урта Баграж авылында яшәүче Валерий Иванович Утяганов 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Урта Баграж авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Валерий Иванович Утягановны 55 яшьлек матур юбилее белән котлыйбыз.
Гаиләбезне, балаларны җил-яңгырдан саклаучы, ныклы терәк була белүче әти, ышанычлы тормыш юлдашы син. Эш сөючән, тырыш, гадел булуың һәрберебезгә өлге. Синең җылы канатыңа сыенып яшәвебез белән без чиксез бәхетле. Киләчәктә дә исәнлектә-саулыкта, тигезлектә, бер-беребезгә ышанычлы терәк-таяныч булып гомер кичерсәк иде. Көннәребез бүгенгедәй матур, бәрәкәтле, нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Саулыкта, муллыкта гомер кичерергә, балалар, оныклар бәхетенә төренеп тагын озак еллар яшәргә язсын. Һәр туар таң сиңа бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зина,
балаларың Иван-Надежда, Надежда-Юрий,
оныкларың Тимофей, Анастасия, Артемий. 419.
Шулай ук бу көнне улыбыз, оныгыбыз Тимофейның да туган көне – аңа 7 яшь тула. Тирә-юньгә якты нур сибүче кечкенә кояшыбыз ул безнең. Тимофейга бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып, әти-әнисенә, әби-бабасына гел сөенечләр китереп кенә үсүен телибез.
Нет комментариев