Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Урта Пәнәче авылында гомер кичерүче кадерле туганыбыз Гликерия Федоровна Фроловага 3 декабрьдә 90 яшь тула.

01 декабря 2017, 10:51

1282

0

0

Урта Пәнәче авылында гомер кичерүче кадерле туганыбыз Гликерия Федоровна Фроловага 3 декабрьдә 90 яшь тула.

Кадерлебез безнең! Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Без һәрчак синең белән горурланабыз. Сугыш һәм аннан соңгы елларда колхозда, аннан Зәй урман хуҗалыгында эшләп. лаеклы ялга чыктың. Синең аек фикерле булуың, күңелеңнең шат, көр булуы сокландыра. Иман укып, кешеләрне соңгы юлга озатучы булганга авылдашларың рәхмәтле сиңа.  Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып яшәргә язсын. Гомер бәйрәмең белән котлап,  тазалык,  бәхет-шатлык телибез.  Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, хәерле гомер язсын Ходай сиңа.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән туганың.  Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев