Урта Пәнәче авылында туып, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә гомер итүче кадерле әтием Валерий Николаевич Тимофеевка 5 сентябрьдә 60 яшь тула.
Минем өчен иң якын, зур хөрмәткә лаеклы әтиемне олы юбилее белән котлыйм. Кайгы-хәсрәтсез, сәламәтлек белән, тормыштан ямь табып, картлыкка бирешмичә, әнием белән бәхетле озын, тигез гомер кичерүегезне телим.
Котлап сине туган көнең белән
Якты кояш сипсен җылысын.
Синең өчен алып килсен һәр көн
Бәхетләрнең иң-иң олысын.
Якты өмет, олы шатлыклар
Һәрчак сиңа юлдаш булсыннар.
Уңышлардан килгән куанычлар
Күңел күген бизәп торсыннар.
Тормыш сукмагыннан үткән чакта
Сикәлтәсез булсын барыр юлың.
Хезмәтеңә күрә хөрмәт белән
Түрдә булсын һәрчак синең урын.
Иң изге теләкләр белән улың Николай. Бу теләкләргә сөекле әнием Хәлимә, әти-әниең һәм барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев