Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Урта Пәнәче авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Наталья Макаровна Маракинага 1 сентябрьдә 85 яшь тула.

28 августа 2020, 08:46

429

0

0

Гомерләр аккан судай үтә икән. Әниебез әтиебез белән 57 ел бергә матур, тату  гомер кичереп, биш бала үстерделәр, һәрберсен олы тормыш юлына бастырдылар. Бүген әниебез балаларына, кияү-киленнәренә, 13 оныгы, 8 оныкчыгына куанып яши.   37 ел каенанасы белән бергә матур яшәп, аны хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Бүген үзе балалар хөрмәтендә яши, менә инде 27 ел  төп нигездә улы Альберт, килене Светлана белән    матур, тату гомер кичерәләр, бер-берсен аңлап, хөрмәтләп яшиләр. Әниебезнең тынгы белмәс эшчән куллары әле дә тик тормый: җәй буе бакчада матур-матур чәчәкләр, җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә. Тормышны яратып, вакытның минутын да әрәм итмичә яши ул.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Гомер көзләрең мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, безне сөендереп, озын-озак гомер кичерергә насыйп булсын. Сиңа нык-лы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле гомер кичерүеңне телибез. Безгә алтын киңәшләреңне биреп, нигезебез хуҗасы булып озак яшә әле.
Котлы булсын юбилеең, әни,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
 Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең.
 Җирдә кояш балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,  
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев