“Уймак кыз” балалар бакчасы коллективын, ветераннарны һөнәри бәйрәм – Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.

“Уймак кыз” балалар бакчасы коллективын, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез –Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйм.
Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга өйрәтүче тәрбияче һәм белгечләр аерым ихтирамга лаек. Сезнең кулларда - киләчәк буын. Сез нәни балалар алдында бәхетле балачак һәм хыяллар иленә ишекләр ачасыз. Аларга тиешле белем һәм тәрбия бирәсез, сәләтләрен ачарга һәм аларны үстерергә ярдәм итәсез. Бу һөнәри бәйрәмебез көнендә минем аеруча хөрмәтле ветераннарыбыз Галина Королькова, Флюра Газыймова, Людмила Трошина, Клара Габидуллина, Любовь Склярова, Галина Мусыгина, Татьяна Сватова Галина Курмаева, Галина Шабанова һәм башкаларга яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре һәм озак еллар дәвамында туплаган тәҗрибәләрен уртаклашулары, мөһим киңәшләре өчен рәхмәт белдерәм.
Сезгә нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар телим.
Хөрмәт белән бакча мөдире Анна Анатольевна Романова.
Нет комментариев