Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

“Восток” агрофирмасы коллективы Мидхәт Хәернас улы Хисамиевны чын күңелдән күркәм юбилее белән котлый.

23 марта 2018, 10:26

742

0

0

“Восток” агрофирмасы коллективы Мидхәт Хәернас улы Хисамиевны чын күңелдән  күркәм юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Мидхәт Хәернасович! Сез - олы хезмәт мәктәбе узып, ныклы чыныгу алып, үз максатыгызга кыю атлаучы кеше. Күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, үзегезне кешелекле, тәвәккәл, үҗәт, һәр эшкә җиң сызганып алынучы итеп күрсәттегез.  Гади, кешелекле, ачык күңелле, игътибарлы  Сез. Шушы холык сыйфатлары хезмәт юлыгызны билгеләгән. Без Сезгә зур ихтирам белән карыйбыз, һәрвакыт теләктәшлек итәбез.
Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын! Гомер елларын санамыйча, тормышның һәр көненнән, һәр мизгеленнән тәм табып яшәгез дә яшәгез әле. Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып, саулыкта яшәргә, хезмәт уңышларына ирешергә язсын. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз.
Ныклы саулык, сүнмәс яшәү дәрте,
Көч өстәлсен Сезнең йөрәккә.
Бәхетегез тулып, ташып торсын -
Без калабыз шушы теләктә.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Тигез барсын, озын булсын тормыш,
Бәхет елгалары мул аксын!           

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев