Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Воздвиженка бистәсендә яшәүче Кифая Фәтхелбаян кызы Вәлиуллинага 15 ноябрьдә 82 яшь тула

13 ноября 2020, 08:23

672

0

0

Воздвиженка бистәсендә яшәүче Кифая Фәтхелбаян кызы Вәлиуллинага 15 ноябрьдә 82 яшь тула

Табигатьнең аклыкка, муллыкка тиенгән вакытында туган газиз апабыз, әниебез, әбиебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән котлап, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Син тормыш сынауларын сабыр гына үткәрә беләсең. Өлкән яшьтә булуыңа карамастан, йорт-җиреңне тәртиптә тотасың. Без - туганнарыңны ачык йөзең, мул табының белән каршы аласың. Әни буларак, балаларны, оныкларны, оныкчыкларны яратып, аларның кадер-хөрмәтләрен күреп яшисең. Алдагы көннәреңдә безнең җан җылыбызны тоеп, балаларыңның игелеген күреп, бәрәкәтле гомер насыйп булсын.
Һәр кайсыбыз өчен син иң газизе,
Уйламыйсың үзең хакында.
Синең кочак - һәрчак җылы учак,
Калдырмыйсың безне салкында.
Рәхмәт сүзе генә аз булыр күк,
Без гомерлек сиңа бурычлы.
Язсын Ходай безгә исән-имин
Кайтарырга шушы бурычны.
Изге теләкләр белән сеңлең Һидая, Миргаяз-Зөлфирә, Котдус-Рәзинә, Сөббух-Нурия, кызларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев