Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Яңа Мәлем авылында гомер итүче Тәнвирә Зөфәр кызы Фаршатованы 70 яшьлек юбилее.

17 августа 2018, 08:31

756

0

0

Безнең өчен бик тә кадерле һәм газиз булган әниебез, әбиебез! Иң беренче чиратта без синең сәламәт булуыңны телибез, чөнки саулык – яшәешнең асылы. Син безнең өчен барысын да эшлисең. Кешелекле, кече күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килүче әниебез булу белән без горурланабыз. Синең сабырлыгыңа, тыйнаклыгыңа сокланабыз. Без - балаларың өчен һәрвакыт үрнәк булдың, якыннарың өчен гомер буе җан атып яшисең. Күңел матурлыгыңны, йөз күркеңне еллар шавы да, борма-борма аккан гомер елгалары да юа алмаган, син һаман да сөйкемле һәм шат күңелле.  Бергәләшеп, бәла-каза күрмичә, сау-сәламәт булып, шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы белән, туганнарың янында балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, Рамазан абый белән бергә озын-озак, бәхетле гомер кичерергә язсын.
Котлы булсын  туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Исән-сау бул, Ходай сиңа
Гомер бирсен, бирсен сабырлык.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Ә бәхетең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән  балаларың Рәис, Фәнис, киленнәрең Фәния, Гөлчәчәк, оныкларың Рамил-Алсу, Равил-Настя, Айвар-Чулпан, Диләрә,                     оныкчыкларың Адилия, Азалия, Данис, Динар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев