Яңа Мәлем авылында яшәүче Фәния Фатыйх кызы Сәлахиевага 14 февральдә 80 яшь тулды.
Кадерлебез безнең! Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Без һәрчак синең белән горурланабыз. Синең аек фикерле булуың, күңелеңнең шат, көр булуы сокландыра. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып яшәргә язсын. Гомер бәйрәмең белән котлап, тазалык, бәхет-шатлык, тигез гомер телибез. Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, хәерле гомер язсын Ходай сиңа.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гыйльмехан, кызың Венера-киявең Газинур, оныкларың Айдар-Диана, Айнур, Камил, оныкчыгың Ильмир, кодагыең Зәйтүнә, улың Дамир-киленең Сәйрә, оныгың Рамил-Миләүшә, оныкчыгың Тамерлан, Радмир, оныкларың Миләүшә-Ринат, оныкчыгың Кималь.
Нет комментариев