Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Яңа Спас авылында яшәүче Таисия Григорьевна белән Иван Георгиевич Ласточкиннарның бергә гаилә корып яшәүләренә бу көннәрдә 57 ел була.

08 ноября 2019, 08:45

652

0

1

Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.  Гомер юлыгызда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булган. Сез аларны иңне-иңгә куеп, бергә күтәргәнсез. Бер-берегезне ихтирам итеп, һәрвакыт юл куеп, авыр мизгелләрдә бер-берегезгә терәк булып, кайгысын да, сөенечен дә уртаклашып, бер-берегезне ярты сүздән аңлап, искиткеч матур гомер кичерәсез. Янәшәбездә безнең өчен өзелеп торучы, кайгыртып яшәүче кешеләребез булу белән без бик бәхетле. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар тигезлектә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык,  сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Кирәк түгел алтын, көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,
Ярый әле әти-әни бар.
Әни булган йортның бәхете зур,
Әти - анда олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә сез кирәк.
Иң изге теләкләр белән улыгыз Григорий, оныгыгыз Юлия. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев