Кабан-Бастрык авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Галина Демьяновна Леонтьевага 7 ноябрьдә 60 яшь тулды.
Яраткан, газиз, кадерле әниебез, әбиебез, сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Синдәге күңел сабырлыгына таң калырлык. Нинди генә авырлыклар күрсәң дә - сынмадың, сыгылмадың, сабыр күңелле булып, безне кайгыртып яшисең. Иртә тол калып, без – ике балаңны хезмәт сөючән, тырыш итеп үстерергә күпме көч куйдың. Гел шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булып кал. Синең йөзеңдә бәхет чаткылары сүнмәсен, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы булсын. Киләчәктә дә бергәләшеп, бәла-каза күрмичә, сау-сәламәт булып, яңадан-яңа шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы белән, туганнарың янында, балаларың, оныкларыңның игелеген күреп, озын-озак итеп, бәхетле гомер кичерергә язсын. Өстәлең һәрвакыт мул, җаның тыныч, күңелең күтәренке булсын.
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Яшьнәп яшәү сиңа көч өстәсен,
Гел йолдыздай балкы нур чәчеп.
Син булганда көчле, канатлы без,
Синдәй әни булу - зур бәхет.
Иң изге теләкләр белән улың Эдуард-киленең Олеся, кызың Ирина –киявең Юрий, оныкларың Максим, Катя. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев