Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Имәнлебаш авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, туганыбыз Бибинур Миннегайсә кызы Гомәровага 10 ноябрьдә 60 яшь тула.

09 ноября 2018, 09:37

820

0

0

Кадерлебез безнең! Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Авыр тормыш юллары сине чыныктырып, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәтте. Нинди генә кыенлык-лар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карыйсың. Әтиебез белән йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып, имин яшәргә язсын. Гомер бәйрәмең белән котлап,  исәнлек-саулык, бәхет-шатлык,  күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә,  балаларыңа яшәеш чыганагы булып, тигез озын гомер кичерүеңне телибез.  Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, киләчәк һәрбер көнең бәхет алып килсен иде. Шушы якты көннәрдә, зәңгәр аяз күкләрдә сикәлтәсез гомер сукмагында атларга язсын Ходай. Шат елмайган нурлы йөзеңдә өмет чаткылары сүнмәсен.
Бу юбилей  әле тагын бер баскыч,
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.  Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев