Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Баграж авылында гомер итүче Светлана Кумакбаевна Захарованы күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.

06 марта 2020, 08:40

298

0

0

Кадерле, газиз кешебез, син һәрчак киң күңелле, олы йөрәкле, һәммәбез турында да кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз, яклаучыбыз. Син яхшы тормыш иптәше, яхшы әни дә,  сөекле әби дә.  Киләчәктә дә тормышны яратып, әтиебез белән  шатлык-куанычларны бергә уртаклашып, пар канат булып озак яшәсәгез иде. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, куанычлы көннәр телибез. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең уң булсын. Һәр туар таңга куанып, балалар, оныклар игелеген күреп, аларга куанып, имин тормышта яшәргә насыйп булсын.  Һәрвакытта да шулай шат һәм көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Тагын бик күп юбилейларыңны үткәрергә язсын әле. Көннәрең кояшлы, аяз, имин, тыныч булсын.  Шулай ук сине Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез, күңелеңдә һәрвакыт яз булсын.
Бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә килмәсен!
Сагыш белмә, борчу хисләр синнән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыңны гел шатлыклар,
Ак бәхетләр генә бизәсен.
Иң изге теләкләр белән балаларың Андрей-Лариса, Сергей-Мария, Маша, оныкларың Дима, Оксана, Кирилл. Безнең теләкләргә әтиебез, кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев