Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Баграж авылында гомер кичерүче безнең хөрмәтле укытучыбыз, класс җитәкчебез Роза Гата кызы Меньшикованы чын күңелебездән олы юбилее белән котлыйбыз.

18 августа 2022, 07:35

1042

0

0

Югары Баграж авылында гомер кичерүче безнең хөрмәтле укытучыбыз, класс җитәкчебез Роза Гата кызы Меньшикованы чын күңелебездән олы юбилее белән котлыйбыз.

Хөрмәтле Роза Гатиевна, Сез - намуслы хезмәт белән матур тормыш юлы үткән чын остаз, тәҗрибәле укытучы. Бар гомерегезне иң авыр, җаваплы хезмәт белән бәйләп, зарлануны, уфтануны белмичә, хезмәтегезне күңел биреп, яратып башкардыгыз. Безнең өчен Сез ифрат төпле, игътибарлы, ихтирамлы, ярдәмчел, кешелекле булуыгыз белән аерылып торасыз. Сез безгә чын мәгънәсендә икенче әниебез булдыгыз. Безгә дөрес юл күрсәтеп, дөрес тәрбия биргәнегез,  хәзерге вакытта да безнең шатлык-куанычларны, борчуларны уртаклашып яшәгәнегез өчен чиксез рәхмәтлебез Сезгә.

Олы юбилеегыз уңаеннан без сезгә ихлас теләкләребезне юллыйбыз: ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәрдә тормыш иптәшегез Михаилның ныклы терәге, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның яраткан дәү әнисе, туганнарыгызның кадерлесе булып яшәргә язсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын.

Безнең тормышта Сез –
Маякларның иң-иң яктысы.
Бит Сез биргән белем, киңәш белән
Бу тормышта җиңел атлыйсың.

Белем генә түгел, тәрбия дә
Алганбыз без Сездән дәрестә.

Укыганда алган белемнәрне
Кулланабыз хәзер һәр эштә.

Сезнең авыр хезмәт
Көн дә лаек рәхмәт-хөрмәткә!
Беркайчан да сезне онытмыйбыз
Кайда булсак, кайда йөрсәк тә!

Сезгә зур хөрмәт белән Югары Баграж сигезеллык мәктәбенең 1983 елгы чыгарылыш класс укучылары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев