Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Котлаулар

Югары Баграж авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Анна Васильевна ГРИГОРЬЕ-ВАГА 13 ноябрьдә 65 яшь тула.

10 ноября 2017, 08:24

1292

0

1

Югары Баграж авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Анна Васильевна ГРИГОРЬЕ-ВАГА 13 ноябрьдә 65 яшь тула.

Кадерлебез безнең! Син олы йөрәкле, сөйкемле, ачык мөлаем йөзле, нур балкып торган кеше! Балачактан ук авыр тормыш юллары сине чыныктырган, нык булырга, авырлыклар алдында баш имәскә өйрәткән. Нинди генә кыенлыклар аша үтәргә туры килсә дә, син көчле булып, алга туры карадың. Без һәрчак синең белән горурланабыз. Әтиебез белән йортыбызның нуры, тормышыбыз терәге, таянычы булып, тагын озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын иде. Һәр туар таңга куанып, аяк-кулларың, җаның-тәнең сызлаусыз булып, имин яшәргә язсын. Гомер бәйрәмең белән котлап, исән-лек-саулык, бәхет-шатлык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә, без – балаларыңа яшәеш чыгана-гы булып, әтиебез белән тигез озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак ал таңнарың шатлык белән башлансын, киләчәк һәр көнең бәхет алып килсен иде. Шушы якты көннәрдә, зәңгәр аяз күкләрдә сикәлтәсез гомер сукмагында атларга язсын Ходай. Тормышыбыз матур һәм түгәрәк, Көннәр якты, нурлы син барда. Безнең өчен синнән кадерлерәк Беркем дә юк, әни, дөньяда! Зәңгәр күктә кояш мәңге балкыр, Кошлар сайрар, очар күбәләк. Теләгебез: тыныч тормыш сиңа, Озак яшик әле бергәләп. Гомерең матур узсын, әни, Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен. Йөзең һаман аяз, көләч булсын, Күзләреңнең нуры сүнмәсен. Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев